Пословицы о родине на татарском языке

На данной странице собраны интересные пословицы о родине на татарском языке, в которых ребенок обязательно подчеркнет для себя много полезной информации на татарском языке.

Ватанга хыянәт - үзеңә хыянәт.

***

Илен саткан башын саткан.

***

Илен саткан ике көн дә яшәмәс.

***

Илен сөйгән мәңге яшәр, илен саткан бер көн яшәр.

***

Үзәккә үткән җил яман, илен саткан ир яман

***

Үз илем — алтын бишек, Кеше иле — үтә тишек.

***

Үз илем үземә кадерле.

***

Үз илең гөлстан, Кеше иле гүрстан.

***

Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.

***

Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.

***

Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.

***

Фәлән җирдә файда бар, Үз җиреңдәй кайда бар?

***

Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.

***

Һәр илнең үз йоласы.

***

Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.

***

Чит җирнең читен минутлары күп була.